caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Yusuf сүрәсе, 111 аять

Мәккә · иңү тәртибе 53 · 12:111

لَقَدْ كَانَ فِى قَصَصِهِمْ عِبْرَةٌ لِّأُو۟لِى ٱلْأَلْبَٰبِ مَا كَانَ حَدِيثًا يُفْتَرَىٰ وَلَٰكِن تَصْدِيقَ ٱلَّذِى بَيْنَ يَدَيْهِ وَتَفْصِيلَ كُلِّ شَىْءٍ وَهُدًى وَرَحْمَةً لِّقَوْمٍ يُؤْمِنُونَ

Yakub Ibn NugmanСөйләнгән ошбу Йусуф г-м кыйссасында, әлбәттә, гакыл ияләренә гыйбрәтләр бар. Коръән Аллаһ исеменнән сөйләнгән ялган сүз түгел, әлбәттә, Аллаһу тәгаләнең үзенең сүзе, үзеннән элек иңдерелгән китапларны дөресләп иңдерелгән хак китаптыр вә һәрнәрсәнең хөкемен бәян итеп иңдерелмештер вә иман китергән кешеләргә һидәят һәм рәхмәт булсын өчен иңдерелде.
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70