caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Yusuf сүрәсе, 100 аять

Мәккә · иңү тәртибе 53 · 12:100

وَرَفَعَ أَبَوَيْهِ عَلَى ٱلْعَرْشِ وَخَرُّوا۟ لَهُۥ سُجَّدًا وَقَالَ يَٰٓأَبَتِ هَٰذَا تَأْوِيلُ رُءْيَٰىَ مِن قَبْلُ قَدْ جَعَلَهَا رَبِّى حَقًّا وَقَدْ أَحْسَنَ بِىٓ إِذْ أَخْرَجَنِى مِنَ ٱلسِّجْنِ وَجَآءَ بِكُم مِّنَ ٱلْبَدْوِ مِنۢ بَعْدِ أَن نَّزَغَ ٱلشَّيْطَٰنُ بَيْنِى وَبَيْنَ إِخْوَتِىٓ إِنَّ رَبِّى لَطِيفٌ لِّمَا يَشَآءُ إِنَّهُۥ هُوَ ٱلْعَلِيمُ ٱلْحَكِيمُ

Yakub Ibn NugmanЙусуф үзенең Мәнзилендә ата-анасын хөрмәтләп тәхеткә утыртты, аннары Йусуфны зурлап шөкер йөзеннән барчасы сәҗдәгә егылдылар, вә Йусуф әйтте: "Ий атам, күп еллар элек күргән төшемнең тәэвиле ошбудыр, тәхкыйк Раббым бу төшемне дөрес кылды вә тәхкыйк Раббым миңа ихсан кылды, мине зинданнан чыгару белән вә сезне сәхрәдән Мысырга китерү белән минем белән кардәшләрем арасына шайтан вәсвәсә белән дошманлыкны салганы соңында, тәхкыйк Раббым теләгән нәрсәсен шәфкать белән кылучы, әлбәттә, Ул белүче вә тиешенчә эш кылучы.
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70