caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Al-Maaida сүрәсе, 89 аять

Мәдинә · иңү тәртибе 112 · 5:89

لَا يُؤَاخِذُكُمُ ٱللَّهُ بِٱللَّغْوِ فِىٓ أَيْمَٰنِكُمْ وَلَٰكِن يُؤَاخِذُكُم بِمَا عَقَّدتُّمُ ٱلْأَيْمَٰنَ فَكَفَّٰرَتُهُۥٓ إِطْعَامُ عَشَرَةِ مَسَٰكِينَ مِنْ أَوْسَطِ مَا تُطْعِمُونَ أَهْلِيكُمْ أَوْ كِسْوَتُهُمْ أَوْ تَحْرِيرُ رَقَبَةٍ فَمَن لَّمْ يَجِدْ فَصِيَامُ ثَلَٰثَةِ أَيَّامٍ ذَٰلِكَ كَفَّٰرَةُ أَيْمَٰنِكُمْ إِذَا حَلَفْتُمْ وَٱحْفَظُوٓا۟ أَيْمَٰنَكُمْ كَذَٰلِكَ يُبَيِّنُ ٱللَّهُ لَكُمْ ءَايَٰتِهِۦ لَعَلَّكُمْ تَشْكُرُونَ

Yakub Ibn NugmanАллаһ, сезне ґәзаб кылмас уйнап әйткән антларыгыз өчен аны үтәмәсәгез, мәгәр ґәзаб кылыр шәригать буенча ант ителгән дөрес урында – ант итеп тә ул ант үтәлмәсә. Ул үтәлмәгән антның кәффарәте: ун мескенгә аш ашатмак өй әһелләрегез ашаган ризыкның уртача булганы белән, яки ун мескенгә кием кидермәк, яки бер кол азат итмәк, боларны эшләргә көче җитмәсә, тоташ өч көн ураза тотар. Бу йөкләтелгән эшләр үтәмәгән антларыгызның кәффарәте, антларыгызны, әлбәттә, үтәгез! Әнә шулай Аллаһ үзенең хөкемнәрен сезгә ачык итеп аңлата, шаять шатланып, Аллаһуга шөкер итәрсез.
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70