caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Muhammad сүрәсе, 38 аять

Мәдинә · иңү тәртибе 95 · 47:38

هَٰٓأَنتُمْ هَٰٓؤُلَآءِ تُدْعَوْنَ لِتُنفِقُوا۟ فِى سَبِيلِ ٱللَّهِ فَمِنكُم مَّن يَبْخَلُ وَمَن يَبْخَلْ فَإِنَّمَا يَبْخَلُ عَن نَّفْسِهِۦ وَٱللَّهُ ٱلْغَنِىُّ وَأَنتُمُ ٱلْفُقَرَآءُ وَإِن تَتَوَلَّوْا۟ يَسْتَبْدِلْ قَوْمًا غَيْرَكُمْ ثُمَّ لَا يَكُونُوٓا۟ أَمْثَٰلَكُم

Yakub Ibn NugmanИй сез Коръән вәгазьләрен ишетүче кешеләр, Сезләрдән бәгъзеләрегез саранлык кылыр, тиешле садакаларны бирмәс, әгәр берәү саранлык кылса, саранлык кылуының зарары үзенәдер ягъни Аллаһ нигъмәтләреннән мәхрүм булуга сәбәптер. Бит Аллаһ бай, сезнең садакагызга мохтаҗ түгел, әмма сез ярлысыз дөньяда һәм ахирәттә дә Аллаһуның нигъмәтләренә мохтаҗсыз. Әгәр сез Аллаһуга итагать итүдән баш тартсагыз, сезнең урыныгызга башка затларны китерер ки, алар сездән хәерле булырлар, югыйсә сезнең кеби иманнан, итагатьтән вә изге гамәлләрдән баш тартучы булмаслар.
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70