caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

An-Nisaa сүрәсе, 24 аять

Мәдинә · иңү тәртибе 92 · 4:24

وَٱلْمُحْصَنَٰتُ مِنَ ٱلنِّسَآءِ إِلَّا مَا مَلَكَتْ أَيْمَٰنُكُمْ كِتَٰبَ ٱللَّهِ عَلَيْكُمْ وَأُحِلَّ لَكُم مَّا وَرَآءَ ذَٰلِكُمْ أَن تَبْتَغُوا۟ بِأَمْوَٰلِكُم مُّحْصِنِينَ غَيْرَ مُسَٰفِحِينَ فَمَا ٱسْتَمْتَعْتُم بِهِۦ مِنْهُنَّ فَـَٔاتُوهُنَّ أُجُورَهُنَّ فَرِيضَةً وَلَا جُنَاحَ عَلَيْكُمْ فِيمَا تَرَٰضَيْتُم بِهِۦ مِنۢ بَعْدِ ٱلْفَرِيضَةِ إِنَّ ٱللَّهَ كَانَ عَلِيمًا حَكِيمًا

Yakub Ibn NugmanЯнә ире булган хатыннар сезгә хәрам булды, мәгәр сугышта әсир төшкән ирле хатыннар хәләлдер. Дәхи дүрттән артыкны алу вә ислам динендә булмаган хатынны алу һәм хәрам талак белән талак ителгән хатынны алу. Ошбу күрсәтелгән хатыннар сезгә хәрам булды. Башка хатыннар сезгә хәләл булды, мәһер биреп өйләнегез яки җәрия итеп сатып алыгыз, зинадан вә золымнан сакланган хәлдә яхшы мөгамәлә белән яшәр булсагыз. Никахы хәләл булган хатыннардан вакытлыча никахланып файдаланырга теләсәгез, мөһерләрен биреп, никахланып файдаланыгыз. "Бу хөкем башта йөрсә дә соңра бәрелде". Мәһер күләмен вә никах вакытын билгеләп, ризалашканнан соң янә ризалашып мәһер күләмен вә никах вакытын үзгәртсәгез, сезгә гөнаһ юк. Аллаһ, әлбәттә, һәрнәрсәне белеп хөкем итүче булды.
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70