caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

An-Nisaa сүрәсе, 18 аять

Мәдинә · иңү тәртибе 92 · 4:18

وَلَيْسَتِ ٱلتَّوْبَةُ لِلَّذِينَ يَعْمَلُونَ ٱلسَّيِّـَٔاتِ حَتَّىٰٓ إِذَا حَضَرَ أَحَدَهُمُ ٱلْمَوْتُ قَالَ إِنِّى تُبْتُ ٱلْـَٰٔنَ وَلَا ٱلَّذِينَ يَمُوتُونَ وَهُمْ كُفَّارٌ أُو۟لَٰٓئِكَ أَعْتَدْنَا لَهُمْ عَذَابًا أَلِيمًا

Yakub Ibn NugmanҮлем галәмәтләре күренә башлагач кына тәүбә итүчеләрнең һәм кәфер хәлдә үлгән кешеләрнең тәүбәләре һич кабул түгел. Ул кешеләргә рәнҗетүче ґәзабны хәзерләп куйдык. (Бездәге хәзерге татарлар Аллаһуга, ахирәткә, Коръәнгә, пәйгамбәргә ышанабыз диючеләренең күбрәге фарыз, ваҗеб, сөннәт гамәлләрне үтәмиләр, һәм фәхеш, хәрам эшләрдән сакланмыйлар. Сүзләрен тыңласаң, болар мөселман диясең әмма эшләренә карасаң, саф динсезләр. Әлбәттә, мондый кешеләрнең гомерләренең ахырында гына тәүбә итүләре һич файда бирмәс).
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70