caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

An-Nisaa сүрәсе, 141 аять

Мәдинә · иңү тәртибе 92 · 4:141

ٱلَّذِينَ يَتَرَبَّصُونَ بِكُمْ فَإِن كَانَ لَكُمْ فَتْحٌ مِّنَ ٱللَّهِ قَالُوٓا۟ أَلَمْ نَكُن مَّعَكُمْ وَإِن كَانَ لِلْكَٰفِرِينَ نَصِيبٌ قَالُوٓا۟ أَلَمْ نَسْتَحْوِذْ عَلَيْكُمْ وَنَمْنَعْكُم مِّنَ ٱلْمُؤْمِنِينَ فَٱللَّهُ يَحْكُمُ بَيْنَكُمْ يَوْمَ ٱلْقِيَٰمَةِ وَلَن يَجْعَلَ ٱللَّهُ لِلْكَٰفِرِينَ عَلَى ٱلْمُؤْمِنِينَ سَبِيلًا

Yakub Ibn NugmanИй мөэминнәр! Монафикълар сезнең хәлегезнең алар файдасына үзгәрмәкне көтәдер, әгәр сез Аллаһ ярдәме белән бер шәһәрне, я бер авылны алсагыз, монафикълар: "Әйә без дә сезнең белән бергә түгел идекме? Безгә дә ганимәт малын бирегез", – диләр, әгәр сугышта кәферләр җиңсәләр, монафикълар: "Әйә без сезгә мөселманнарның бөтен хәлләрен белдереп тордык түгелме? Һәм мөселманнарны җиңү өчен сезгә ярдәм күрсәттек түгелме? Безгә дә өлеш бирегез", – диярләр. Аллаһ кыямәт көнне сезнең илә монафикълар арасында булган хәл белән хөкем итәр. (Монафикълар Аллаң хөкем иткәндә төрле сыйфатка керә алмаслар дөньядагы кеби.) Аллаһ хак мөэминнәрне имансыз итәргә кәферләргә һич тә юл ачмады, ягъни кәферләр Коръән белән гамәл кылучы мөэминнең иманын алырга кадир булмаслар.
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70