caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Saba сүрәсе, 15 аять

Мәккә · иңү тәртибе 58 · 34:15

لَقَدْ كَانَ لِسَبَإٍ فِى مَسْكَنِهِمْ ءَايَةٌ جَنَّتَانِ عَن يَمِينٍ وَشِمَالٍ كُلُوا۟ مِن رِّزْقِ رَبِّكُمْ وَٱشْكُرُوا۟ لَهُۥ بَلْدَةٌ طَيِّبَةٌ وَرَبٌّ غَفُورٌ

Yakub Ibn NugmanТәхкыйк Сәба Кавеме өчен торган шәһәрләрендә Аллаһуның кодрәтен күрсәтә торган дәлилләр бар иде, ул дәлилләр шәһәрләрен уңнан һәм сулдан әйләндереп алган бик яхшы уңыш бирә торган төрле җимеш бакчалары иде, пәйгамбәрләре аларга әйтте: "Аллаһ биргән бакчагыздан ашагыз да Аллаһуга гыйбадәт кылып шөкер итегез, ошбу бакчалы шәһәр нинди яхшы, бай, матур шәһәрдер, сезгә бакчалар бирүче Аллаһ Аңа гыйбадәт кылып шөкер итүчеләрне ярлыкаучыдыр", – дип.
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70