caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Al-Baqara сүрәсе, 132 аять

Мәдинә · иңү тәртибе 87 · 2:132

وَوَصَّىٰ بِهَآ إِبْرَٰهِـۧمُ بَنِيهِ وَيَعْقُوبُ يَٰبَنِىَّ إِنَّ ٱللَّهَ ٱصْطَفَىٰ لَكُمُ ٱلدِّينَ فَلَا تَمُوتُنَّ إِلَّا وَأَنتُم مُّسْلِمُونَ

Yakub Ibn NugmanИбраһим г-м угылларына васыять әйтте һәм әмер бирде: "Ий угылларым, шиксез, Аллаһ сезгә ислам динен ирекле итте. Дөрес һәм ныклап Аллаһ динен тотыгыз! Динегез була торып, кәфер булмагыз, мөселман булып яшәп, мөселман булып үлегез!" Ягькуб г-мдә угылларына шул ук сүзләрне әйтте. Яһүдләр исә Ягъкуб безгә: "Яһүдлекне ташламагыз, дип әйтте", – диделәр. (Түбәндәге аять шул хакта инде).
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70