caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Al-Baqara сүрәсе, 104 аять

Мәдинә · иңү тәртибе 87 · 2:104

يَٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ لَا تَقُولُوا۟ رَٰعِنَا وَقُولُوا۟ ٱنظُرْنَا وَٱسْمَعُوا۟ وَلِلْكَٰفِرِينَ عَذَابٌ أَلِيمٌ

Yakub Ibn NugmanИй мөэминнәр! Мухәммәд г-мгә: "Раґинә", – дип әйтмәгез, бәлки: "Безгә рәхмәт карау илә карагыл", – дип әйтегез һәм аның сүзләренә колак салыгыз! Бит Аллаһуга яки пәйгамбәргә киреләнеп кәфер булган кешеләргәдер каты ґәзаб. (Сахәбәләр, Мухәммәд г-мгә безләрне һидияттә уңышка ирештер дигән мәгънәдә "раґинә" дип әйтә торган булганнар. Ул сүз яһүд телендә "ахмак" мәгънәсендә булып, сахәбәләрдән бу сүзне яһүдләр ишеткәч, Мухәммәдне сүгәргә сәбәп булды дип шатланганнар. Шуннан соң Аллаһ бу сүзне әйтүдән Сахәбәләрне тыйды.),
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70