caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Al-Kahf сүрәсе, 29 аять

Мәккә · иңү тәртибе 69 · 18:29

وَقُلِ ٱلْحَقُّ مِن رَّبِّكُمْ فَمَن شَآءَ فَلْيُؤْمِن وَمَن شَآءَ فَلْيَكْفُرْ إِنَّآ أَعْتَدْنَا لِلظَّٰلِمِينَ نَارًا أَحَاطَ بِهِمْ سُرَادِقُهَا وَإِن يَسْتَغِيثُوا۟ يُغَاثُوا۟ بِمَآءٍ كَٱلْمُهْلِ يَشْوِى ٱلْوُجُوهَ بِئْسَ ٱلشَّرَابُ وَسَآءَتْ مُرْتَفَقًا

Yakub Ibn NugmanЯнә әйт: "Ий кешеләр! Ошбу Коръән Раббыгыздан килгән хак сүзләрдер, туры юл вә гадел хөкемнәрдер, теләгән кеше Коръән белән гамәл кылып мөэмин булсын вә теләгән кеше Коръән белән гамәл кылмасын да кәфер булсын! Коръән белән гамәл кылмыйча үзләренә золым иткән имансызларга Без ут хәзерләдек, аларны утның ялкыны вә төтене чолгап алыр, әгәр эчәселәре килеп интексәләр, эчерелер аларга кайнарлыкта эрегән бакыр кеби сасы эрен суы, ул су бик каты кайнарлыктан, эчкәндә йөзләрен көйдерер, ул нинди кабахәт эчемлектер вә ул урын нинди кабахәт урындыр.
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70