caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

At-Tahrim сүрәсе, 6 аять

Мәдинә · иңү тәртибе 107 · 66:6

يَٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ قُوٓا۟ أَنفُسَكُمْ وَأَهْلِيكُمْ نَارًا وَقُودُهَا ٱلنَّاسُ وَٱلْحِجَارَةُ عَلَيْهَا مَلَٰٓئِكَةٌ غِلَاظٌ شِدَادٌ لَّا يَعْصُونَ ٱللَّهَ مَآ أَمَرَهُمْ وَيَفْعَلُونَ مَا يُؤْمَرُونَ

Yakub Ibn NugmanИй мөэминнәр үзегезне һәм өй җәмәгатегезне җәһәннәм утыннан саклагыз, ягъни үзегез шәригать хөкемнәрен дөрес үтәп җәмәгатьләрегезгә шәригать хөкемнәрен дөрес өйрәтегез, ул утның утыны – кешеләр һәм ташлардыр. Ул җәһәннәмгә билгеләнгән ґәзаб фәрештәләре бар, алар җәһәннәм әһеленә каты сүзле, каты куллы ґәзаб кылуда бик куәтлеләрдер, алар үзләренә булган боерыкларда Аллаһуга һич хилафлык кылмаслар, Аллаһудан нинди боерык булса – шуны эшләрләр.
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70