وَإِذَا قِيلَ لَهُمْ تَعَالَوْا۟ إِلَىٰ مَآ أَنزَلَ ٱللَّهُ وَإِلَى ٱلرَّسُولِ قَالُوا۟ حَسْبُنَا مَا وَجَدْنَا عَلَيْهِ ءَابَآءَنَآ أَوَلَوْ كَانَ ءَابَآؤُهُمْ لَا يَعْلَمُونَ شَيْـًٔا وَلَا يَهْتَدُونَ
Yakub Ibn NugmanӘгәр ул җаһилләргә әйтелсә: "Аллаһ иңдергән Коръән хөкемнәренә һәм расүл гамәленә килегез", – дип, алар әйтәләр: "Ата-бабаларыбызны нинди юлда, нинди гамәлдә тапсак, шул безгә җитә, алар юлыннан чыкмыйбыз", – дип. Аллаһ әйтте: "Әйө аларның ата-бабалары хаклыктан һичнәрсә белмәүче һәм туры юлга да күнелмәүче иделәр түгелме?" – дип.