caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Al-Fath сүрәсе, 16 аять

Мәдинә · иңү тәртибе 111 · 48:16

قُل لِّلْمُخَلَّفِينَ مِنَ ٱلْأَعْرَابِ سَتُدْعَوْنَ إِلَىٰ قَوْمٍ أُو۟لِى بَأْسٍ شَدِيدٍ تُقَٰتِلُونَهُمْ أَوْ يُسْلِمُونَ فَإِن تُطِيعُوا۟ يُؤْتِكُمُ ٱللَّهُ أَجْرًا حَسَنًا وَإِن تَتَوَلَّوْا۟ كَمَا تَوَلَّيْتُم مِّن قَبْلُ يُعَذِّبْكُمْ عَذَابًا أَلِيمًا

Yakub Ibn NugmanБәдәвий ґәрәбләреннән булган карышучыларга әйт: Тиздән Рум кавеме белән сугышырга чакырылырсыз алар каты сугыш ияләредер, ул кавем белән сугыш кылырсыз, яки алар мөселман булырлар, әгәр шул вакытта пәйгамбәргә итагать итсәгез, Аллаһ сезгә күркәм әҗерләр бирер һәм баштагы карышуыгызны гафу итәр, әгәр йөз дүндерсәгез, карышсагыз әүвәлдәге йөз дүндерүегез кеби, Аллаһ сезне рәнҗеткүче ґәзаб белән ґәзаб кылыр.
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70