caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

An-Nisaa сүрәсе, 123 аять

Мәдинә · иңү тәртибе 92 · 4:123

لَّيْسَ بِأَمَانِيِّكُمْ وَلَآ أَمَانِىِّ أَهْلِ ٱلْكِتَٰبِ مَن يَعْمَلْ سُوٓءًا يُجْزَ بِهِۦ وَلَا يَجِدْ لَهُۥ مِن دُونِ ٱللَّهِ وَلِيًّا وَلَا نَصِيرًا

Yakub Ibn NugmanИй мөэминнәр! Эш бөтенләй сез теләгәнчә булмас һәм китап әһеле яһүд вә насара теләгәнчә дә булмас. Ягъни нәфесе кушканны эшләп һичкем һидәятле дә, җәннәтле дә була алмас, мәгәр Аллаһ кушканнарны эшләп кенә һидәятле һәм җәннәтле булыр. Берәү явыз эшләр кылса ягъни Аллаһуга итагать итмәсә, шул явызлыгы белән җәза кылыныр, Аллаһудан башка аңа вәли һәм ярдәмче табылмас.
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70