caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Aal-i-Imraan сүрәсе, 93 аять

Мәдинә · иңү тәртибе 89 · 3:93

كُلُّ ٱلطَّعَامِ كَانَ حِلًّا لِّبَنِىٓ إِسْرَٰٓءِيلَ إِلَّا مَا حَرَّمَ إِسْرَٰٓءِيلُ عَلَىٰ نَفْسِهِۦ مِن قَبْلِ أَن تُنَزَّلَ ٱلتَّوْرَىٰةُ قُلْ فَأْتُوا۟ بِٱلتَّوْرَىٰةِ فَٱتْلُوهَآ إِن كُنتُمْ صَٰدِقِينَ

Yakub Ibn NugmanЯгъкуб балаларына барча ризык хәләл булып, мәгәр Тәүрат иңмәс борын үзләре хәрам кылган нәрсәләр хәләл түгел иде. Ягькуб пәйгамбәр: "Сырхау чагында сәләмәтләнсәм, дөя итен вә сөтен үземә хәрам кылырмын", – дип нәзер әйткән иде, сәламәтләнгәч дөя итен ашамас һәм сөтен эчмәс булды. Аңа карап балалары да үзләренә хәрам кылдылар. Яһүдләр, бу хөкем Тәүратта бар дип, Мухәммәд г-м белән тартыштылар. Син аларга Тәүратны алып килегез, ул хөкемне карыйк, диген! Алар хәйран булдылар, чөнки ул хөкем Тәүратта юк.
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70