وَإِذَا قِيلَ لَهُمُ ٱتَّبِعُوا۟ مَآ أَنزَلَ ٱللَّهُ قَالُوا۟ بَلْ نَتَّبِعُ مَآ أَلْفَيْنَا عَلَيْهِ ءَابَآءَنَآ أَوَلَوْ كَانَ ءَابَآؤُهُمْ لَا يَعْقِلُونَ شَيْـًٔا وَلَا يَهْتَدُونَ
Yakub Ibn NugmanМөшрикләргә һәм бидеґәтче мөселманнарга һичкемгә, һичнәрсәгә иярмәгез, фәкать Аллаһ иңдергән Коръән хөкемнәренә иярегез, дип әйтелсә, алар әйтәләр: "Ата-бабаларыбызны нинди юлда тапсак, шул юлга иярәбез, алар кылган гамәлләрне кылабыз, алар юлыннан чыкмыйбыз", – диләр. Әйә, аларның ата-бабалары ислам диненең хаклыгыннан һич нәрсә белмәүче һәм туры юлны тапмаучы иделәр түгелме? "Әүвәлгеләр белмәгәнме әллә", – дип сукыр хәлендә сукырларга ияргән кеше, туры юлны һич тә тапмас!