وَيَقُولُ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ لَوْلَآ أُنزِلَ عَلَيْهِ ءَايَةٌ مِّن رَّبِّهِۦ قُلْ إِنَّ ٱللَّهَ يُضِلُّ مَن يَشَآءُ وَيَهْدِىٓ إِلَيْهِ مَنْ أَنَابَ
Yakub Ibn NugmanКәферләр әйтәләр: "Кәшки Мухәммәдкә Коръәннән башка аның пәйгамбәрлеген куәтләүче бер галәмәт иңдерелсә, иман китерер идек", – дип. Син аларга әйт: Аллаһ үзе теләгән кешеләрне, ягъни кире кешеләрне хак юлдан адаштырыр һәм үзенә итагатьле инсафлы кешеләрне туры юлга күндерер.