قَالُوٓا۟ إِن يَسْرِقْ فَقَدْ سَرَقَ أَخٌ لَّهُۥ مِن قَبْلُ فَأَسَرَّهَا يُوسُفُ فِى نَفْسِهِۦ وَلَمْ يُبْدِهَا لَهُمْ قَالَ أَنتُمْ شَرٌّ مَّكَانًا وَٱللَّهُ أَعْلَمُ بِمَا تَصِفُونَ
Yakub Ibn NugmanКардәшләре әйттеләр: "Бинямин урласа урлар, шул аларда ул гадәт бар, моннан элек аның кардәше Йусуф та урлаган иде. Йусуф аларның сүзләренә җавап бирмичә күңелендә саклады вә күңеленнән әйтте: "Сез Йусуфка караганда яманыраксыз, сезнең миңа ялган ялалар япканыгызны Аллаһу тәгалә белә".