caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Al-Jumu'a сүрәсе, 5 аять

Мәдинә · иңү тәртибе 110 · 62:5

مَثَلُ ٱلَّذِينَ حُمِّلُوا۟ ٱلتَّوْرَىٰةَ ثُمَّ لَمْ يَحْمِلُوهَا كَمَثَلِ ٱلْحِمَارِ يَحْمِلُ أَسْفَارًۢا بِئْسَ مَثَلُ ٱلْقَوْمِ ٱلَّذِينَ كَذَّبُوا۟ بِـَٔايَٰتِ ٱللَّهِ وَٱللَّهُ لَا يَهْدِى ٱلْقَوْمَ ٱلظَّٰلِمِينَ

Yakub Ibn NugmanТәүрат китабы бирелеп аның белән гамәл кылу бурычы йөкләтелеп тә соңра аның белән гамәл кылмаучы яһүдләрнең мисалы, китап күтәргән ишәк кебидер. Ишәккә нинди файда бар китап күтәреп йөрүдә? Яһүдләр Тәүратны укыйлар, әмма хөкемнәре белән гамәл кылмыйлар, коры укуда аларга нинди файда? Шулай ук мөселманбыз дигәннәребезнең күберәге, Коръән укыйлар, әмма хөкемнәре белән гамәл кылмыйлар һәм Коръән күрсәткән юлдан бармыйлар. Боларның да китап күтәргән ишәктән нинди аермалары бар? Аллаһуның аятьләрен ялганга тотучы һәм Коръән белән гамәл кылмаучы кешеләрнең мисалы нинди яман мисалдыр. Аллаһ, Коръән белән гамәл кылмаучы залимнәрне туры юлга күндермәс.
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70