caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Al-An'aam сүрәсе, 112 аять

Мәккә · иңү тәртибе 55 · 6:112

وَكَذَٰلِكَ جَعَلْنَا لِكُلِّ نَبِىٍّ عَدُوًّا شَيَٰطِينَ ٱلْإِنسِ وَٱلْجِنِّ يُوحِى بَعْضُهُمْ إِلَىٰ بَعْضٍ زُخْرُفَ ٱلْقَوْلِ غُرُورًا وَلَوْ شَآءَ رَبُّكَ مَا فَعَلُوهُ فَذَرْهُمْ وَمَا يَفْتَرُونَ

Yakub Ibn NugmanКоръән белән гамәл кылучыларның дошманнары булган кеби, әүвәлге пәйгамбәрләрнең дә яки аларның өммәтләренең дә дошманнары булды. Без аларга җени һәм адәми шайтаннарны дошман кылдык, ул шайтаннар, алдана торган зарарлы сүзләрне файдалы күрсәтеп, бер-берсен вәсвәсә кылырлар. (Мөселманнарны, гомумән, бөтен кешеләрне адаштыру өчен булган иң көчле кораллары – бидеґәт гамәлләрдер). Әгәр Раббың, җени вә адәми шайтаннарның вәсвәсә кылмауларын һәм кешеләрне аздырмауларын теләсә иде, әлбәттә, вәсвәсә кылмас һәм аздырмас иделәр, ул шайтаннардан һәм аларның Аллаһуга ифтира кылган ялган сүзләреннән кисел.
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70