caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Al-An'aam сүрәсе, 1 аять

Мәккә · иңү тәртибе 55 · 6:1

بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ ٱلْحَمْدُ لِلَّهِ ٱلَّذِى خَلَقَ ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلْأَرْضَ وَجَعَلَ ٱلظُّلُمَٰتِ وَٱلنُّورَ ثُمَّ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا۟ بِرَبِّهِمْ يَعْدِلُونَ

Yakub Ibn NugmanЧын мактау – җирне вә күкләрне төзүче Аллаһуга хас, янә ул караңгылыкны һәм яктылыкны бар кылды. (Ике төрле яктылыкны бар кылды: берсе табигать яктылыгы – кояш, ут кеби. Икенчесе: гакыл, фикер яктылыгы – Коръән, сөннәт яктылыгы кеби. Вә ике төрле караңгылыкны бар кылды: берсе табигать караңгылыгы: кояшсызлык, утсызлык кеби. Икенчесе гакыл, фикер караңгылыгы – имансызлык, динсезлек кеби.) Бу хәлдән соң кәферләр, Коръән яктылыгыннан качып, имансызлык караңгылыгына кереп, Аллаһудан башканы илаһә тотарлар.
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70