caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Aal-i-Imraan сүрәсе, 174 аять

Мәдинә · иңү тәртибе 89 · 3:174

فَٱنقَلَبُوا۟ بِنِعْمَةٍ مِّنَ ٱللَّهِ وَفَضْلٍ لَّمْ يَمْسَسْهُمْ سُوٓءٌ وَٱتَّبَعُوا۟ رِضْوَٰنَ ٱللَّهِ وَٱللَّهُ ذُو فَضْلٍ عَظِيمٍ

Yakub Ibn NugmanМөселманнар вәгъдә ителгән урынга барып Аллаһудан нигъмәт йөзеннән сугыш булмыйча, уңышлы сәүдә итеп күп мал белән сәламәт кайттылар, һәм Аллаһ разый булачак эшләрне кылдылар. Аллаһ яхшылыкка каршы күп яхшылык итүче олы фазыйләт ияседер. "Өход сугышыннан соң киләсе елда бәдердә сугышырбыз", – дип мөшрикләр мөселманнар белән вәгъдә кылышканнар иде. Мөселманнар гайрәт белән сугышабыз дип, вәгъдә ителгән вакытка бәдергә бардылар. Ләкин мөшрикләр, мөселманнарның гайрәтеннән куркып килмәделәр.
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70