caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

At-Tahrim сүрәсе, 1 аять

Мәдинә · иңү тәртибе 107 · 66:1

بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ يَٰٓأَيُّهَا ٱلنَّبِىُّ لِمَ تُحَرِّمُ مَآ أَحَلَّ ٱللَّهُ لَكَ تَبْتَغِى مَرْضَاتَ أَزْوَٰجِكَ وَٱللَّهُ غَفُورٌ رَّحِيمٌ

Yakub Ibn NugmanИй пәйгамбәр ни өчен Аллаһ сиңа хәләл кылган нәрсәне үзеңә хәрам кыласың хатыннарыңның ризасын эстәп? Аллаһ ярлыкаучы вә рәхимледер. (Мухәммәд г-мнең хатыннарыннан Хәфсә үзенең нәүбәте көнне Мухәммәд г-мнән рөхсәт алып, ата-аналарының хәлен белергә китте. Бу көнне Мухәммәд г-м җариясе Мэрияне чакырып аның белән бергә булды. Хәфсә кайткач бу хәлне белеп, мине шул хәйлә өчен җибәргәнсең икән, дип елады. Мухәммәд г-м Хәфсәнең күңелен табу өчен: "Мин Мэрияне үземә хәрам кылдым, ләкин моны хатыннарымнан һичкемгә сөйләмә", – диде. Соңра Хәфсә шатлыгыннан бу эшне Гаишәгә сөйләде, Гаишә расүл хозурына килде, Мухәммәд г-м Гаишәгә дә: "Мин Мэрияне үземә хәрам кылдым", – диде. Шул хакта аятьләр инде.)
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70