فَلَمَّا جَنَّ عَلَيْهِ ٱلَّيْلُ رَءَا كَوْكَبًا قَالَ هَٰذَا رَبِّى فَلَمَّآ أَفَلَ قَالَ لَآ أُحِبُّ ٱلْـَٔافِلِينَ
Yakub Ibn NugmanКич караңгы булгач, Ибраһим йолдызларны күрде, йолдызларга гыйбадәт кылырга ярамаганлыкны аңлатыр өчен хәйлә корып, бу сүзләрне әйтте: "Йолдызга ишарә кылып, бу йолдыз минем Раббым", – диде, иртән йолдыз югалгач, мөшрикләр янына килгәч, аларга: "Үзгәреп-югалып киткән нәрсәләрне һич сөймим, Илаһә дияргә риза түгелмен", – диде.