caseriqКоръәндә мәгънә буенча эзләү

Ash-Shura сүрәсе, 19 аять

Мәккә · иңү тәртибе 62 · 42:19

ٱللَّهُ لَطِيفٌۢ بِعِبَادِهِۦ يَرْزُقُ مَن يَشَآءُ وَهُوَ ٱلْقَوِىُّ ٱلْعَزِيزُ

Yakub Ibn NugmanАллаһ бәндәләренә яхшылык ияседер, ягъни кешеләрне ямансызлыкка, гөнаһлы эшкә вә җәһәннәмгә чакырмый һәм ул эшләргә этәрми, бәлки иманлы, динле һәм изге гамәлле булырга чакыра һәм Коръән белән җәннәткә юл салган, шул юл белән җәннәтләремә килегез, мәңгегә нигъмәтләрем эчендә сый-хөрмәттә булыгыз, ди. Җәннәт нигъмәтләре белән теләгән кешесен ризыкландырыр, вә Ул зур куәтле вә һәр эштә җиңүчедер.
Тема эзлисезме? Мәгънә буенча эзләүне сынап карагыз — сорау 6236 аятьтә эзләнә.
Тел — 70