يَٰٓأَيُّهَا ٱلَّذِينَ ءَامَنُوا۟ ٱسْتَعِينُوا۟ بِٱلصَّبْرِ وَٱلصَّلَوٰةِ إِنَّ ٱللَّهَ مَعَ ٱلصَّٰبِرِينَ
Yakub Ibn NugmanИй мөэминнәр! Дөньяда һидәятле, ахирәттә җәннәтле булу өчен көрәшүегездә Аллаһудан ярдәм сорагыз – тормыш вә дин юлындагы төрле авырлыкларга сабыр итеп, чыдамлы булу белән һәм намазларыгызны вакытында үтәү белән. Шиксез, Аллаһ чыдамлы мөэминнәр белән бергә.